Әлмәттә үзәк мәчеткә 3 меңнән артык кеше җыелды

09 август 2013 ел 09:33

Рамазан ае дәвамында Әлмәтнең Р. Фәхретдинов исемендәге Үзәк мәчетендә тәравих намазлары укылды, һәр көнне 140тан артык кеше өчен ифтарлар уздырылды. Әлмәт мөхтәсибәте хәбәр итүенә караганда, мәҗлесләрне уздыруда  Әлмәт районы хакимияте башлыгы М. Салихов, депутат Р.Әбүбәкеров, “Татнефть» оешмасы генераль директоры урынбасары Р.Мөхәммәдиев, әзербайҗан диаспорасы җитәкчесе Ф.Бакиров, шулай ук мәхәллә халкы зур тырышлык куйган.

8 августта исә үзәк мәчеткә гает намазына 3 меңнән артык  мөселман җыелган. Әмма Әлмәттә берничә мәчет булса да, бәйрәм көннәрендә халык аларга сыеп бетми, шуңа күрә җәмигъ мәчетенә килүчеләрнең шактые намазны  урамда укыдылар.

Намаз башланганчы мәчет имамы Әбүбәкер хәзрәт бабаларыбыз мирасы, динебез кыйммәтләре, тарихыбыз, телебез –безнең байлыгыбыз булуы хакында вәгазь укыды, дип хәбәр итә мөхтәсибәт. Вәгазьдән соң җәмәгать намазына җыелган халыкны Әлмәт  районы имам-мөхтәсибе Рәфыйк хәзрәт Миңнәхмәтов Ураза бәйрәме белән котлады. Аннары гает намазы укылды, бәйрәм хөтбәсе укылды. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана