ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика мөселманнарынУраза бәйрәме уңаеннан котлады

08 август 2013 ел 09:27

Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары! Кадерле ватандашлар! Сезне чын күңелдән изге Ураза бәйрәме белән котлыйм! Бүген мөселманнар гадәттәгечә бергәләшеп гыйбадәт кылалар, Мөхәммәд Пәйгамбәр (сгв) аша безгә намуслы хезмәт итәргә, игелекле булырга һәм мохтаҗларга булышырга кушкан Аллаһы Тәгаләне зурлаучы бәйрәм ашлары уздыралар.

Мөселманнарга рухи пакьлек, камиллек биргән һәм Аллаһыга якынайткан ураза гает белән тәмамлана. Рамазан аенда дин кардәшләребез изге эшләр кылдылар, күмәк ифтарлар оештырдылар, зәкят җыйдылар, хәйрия акцияләре уздырдылар.

Дини хисләр чагылышының Татарстан башкаласында узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада катнашучыларда һәм шәһәребез кунакларында аңлау табуы сөендерә.

Республикабыз мөселманнары башка традицион диннәр вәкилләре белән беррәттән тынычлык һәм аңлашуны ныгытуга, гадел һәм чәчәк атучы җәмгыять төзүгә алга таба да саллы өлеш кертер, дип ышанам.

Ураза бәйрәме һәр йортка бәхет һәм иминлек алып килсен, барчабызның да өметләре аклансын, күңелләребезгә тынычлык иңсен! Сезгә сәламәтлек, муллык һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатен телим!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана