Ресторан хуҗалары ифтар уздырды

07 август 2013 ел 13:50

5 августта «Дворянское гнездо» рестораны җитәкчесе Равилә Шәйдуллина мәдрәсә шәкертләре һәм нәзарәт хезмәткәрләре өчен ифтар-мәҗлес үткәрде. Мәҗлес Изге Коръәнне укудан башланды. Аннары Коръән-хафиз, Россия ислам институты  магистры Габдрәшит Фәизов табынга җыелганнарга вәгазь сөйләде. Ул үзенең вәгазендә Рамазан аенда Коръән укуның мөһимлеге, шулай ук бу тормышыбызда динебез кыйммәтләрен саклап яшәү әһәмияте турында аңлатып үтте. Ифтар-мәҗлес бик күркәм узды. Соңыннан авыз ачарга җыелучылар ресторан хуҗаларына ифтар уздыруларына рәхмәт әйтеп, дога кылдылар. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана