Камил хәзрәт: "Рамазан аенда җыйган рухи көч белән алга таба да яхшы гына эшләргә язсын!"

07 август 2013 ел 12:36

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Рамазан аена йомгак ясауга багышланган матбугат очрашуы үткәрелде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларны якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән котлады. "Тоткан уразаларыгыз, укыган догаларыгыз кабуллардан  булсын!", - дип теләде һәм нәзарәт тарафыннан изге айда кылынган эшләргә тукталды. Камил хәзрәт чыгышында болай диде: 

"Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә болай дип әйткән: “Әгәр кешеләр рамазан аеның бөтен хасиятләрен, савапларын белсәләр, бөтен ел әйләнәсе рамазан ае булуны теләрләр иде”. Ни кызганыч, быелгы рамазан да ахырына якынлашты. Менә шушы Коръән иңгән мөбәрәк ай тәмамланганда барлык мөселманнар күңелен бер моңсулык биләп ала. Бер үк вакытта шундый сорау да калка: “Бу изге, мөбарәк айны ничек уздырдым соң? Изге Коръәнне укыдыммы, Сөекле Пәйгамбәребез хәдисләрендә язылганнарга омтылдыммы?”  

Бу сорауларны без дә үзебезгә бирәбез. Изге рамазан аена хисап тотып, нәзарәт тарафыннан оештырылган, башкарылган кайбер эшләргә тукталып үтәм.  

-         Ай башында “Рамазан- изге гамәлләр ае” игълан ителде. Аның кысаларында мөселманнарның якты йөзен, яхшы ниятен күрсәтүче роликлар эшләнде, 23 хәйрия акциясе оештырылды. Роликлар республика каналлары, интернет аша таратылды.  Казанда “Ярдәм” мәчете, сукырлар үзәге ачылды. 8 августта, Алла боерса, башкалабызда тагын бер мәчет эшли башлый. “Гаилә” мәчете ачыла. Әмәт бистәсе мәчетенә, Бөгелмәдә ай куелды, Зәйдә яңа мәчетләр ачылды.

-         Казанга Төркиядән 38 Коръән-хафиз килде. Төркия Коръән-хафизлары рамазан аенда имамнарга ярдәм итәргә чакырылды. Алар мәчетләрдә тәравих намазларын алып бардылар, Коръән-хәтем чыктылар.

-         Рамазан дәвамында районнарда, авылларда хәйрия ифтар мәҗлесләре үткәрелде. Зур мәчетләрдә ифтарларны эшкуарлар, җирле халык чиратка язылып оештырды. Дәгъват бүлеге төрле районнарга барып вәгазь кичәләрен үткәрде.

-          “Хузур” нәшрияты эшли башлады. Нәшрият    Әхмәдһади Максудиның “Гыйбадәте исламия” дәреслегенең  тулы  яңа  басмасын нәшер итте. Дини  - тарихый мирас саналучы әлеге китап рус һәм татар телләрендә 20 мең данә тираж белән бастырылды. Әхмәтхади Макъсудиның “Мөгаллим сәни” китабы 20 мең тираж белән басылды. Моннан тыш кварталга бер тапкыр чыгачак “Шура” альманахының беренче саны чыкты. Танылган дин әһеле Вәлиулла хәзрәткә багышланган китап дөнья күрде. Зәкят, хәләл, һәм рамазан аена багышланган  50 мең тираж белән рамазан аена багышланган буклетлар чыгарылды, халыкка таратылды. Болар барысы да халкыбызга дини кыйммәтләрне җиткерү, динебезне, мөселманнарны кайгырту максатыннан эшләнде.

    -  Аллага шөкер, Рамазан ае бик тыныч булып узды һәм шушы айда республикабызга меңләгән кунаклар килүе белән истә  калды.  Аерым Универсиадага тукталасы килә. Спорт чарасы булса да аны күркәм итеп уздыруга безнең өлеш тә керде, Аллага шөкер. Универсиада авылында, спорт корылмаларында махсус намаз бүлмәләре ачылды, имам билгеләнде. Кунакларга “Хәләл” комитеты ярдәмендә хәләл туклану оештырылды.  Коръән – Казан басмасы таратылды. Рамазан аенда Татарстанның, татарларның дини-рухи  байлыгын кунакларыбызга тәкъдим итүдә нәзарәт зур тырышлык куйды.

-         Мөселманнар өчен иң мөбәрәк өч бәйрәм бар: Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме һәм җомга. Барлык мөселманнарның да менә шушы бәйрәмнәрне, Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылып, чын мәгънәсендә шатланып, бәйрәм итеп уздыру теләге зур. Шуны исәпкә алып, Ураза бәйрәме уңаеннан танылган җырчы Сәми Йосыф, Дагыстан кунаклары һәм үзебезнең мөнәҗәтчеләр катнашында бәйрәм концерты оештырырга булдык. Барыгызны да 9 августта Камал каршына бәйрәмгә чакырам. 

Бәйрәм намазының турыдан-туры трансляциясе “Яңа гасыр”каналыннан күрсәтелә.  8 август көнне иртәнге 6 сәгать 30 минутта башланачак. Быел Гает намазы башкаланың Кол Шәриф мәчетендә укыла.

Барыбызга - журналистларга да, дин әһелләренә дә шушы Рамазан шәриф аенда җыйган рухи көч, иман байлыгы белән алга таба уңышлы эшләргә язсын. Киләсе Рамазан айларын да бердәм  каршы алырга насыйп итсен!"

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/9350

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана