Мөфти Лаеш районында

06 август 2013 ел 16:21

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Лаеш районы җитәкчесе исеменнән үткәрелгән ифтар мәҗлесендә катнашты. Ифтар Сакура бистәсе мәчетендә, махсус корылган шатырда үткәрелде.

Мәҗлес башланганчы Камил хәзрәт, аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев яңа мәчетне һәм аның тирәсендәге җирлекне карадылар. Шулай ук Лаеш районында дини эшчәнлек алып баруга кагылышлы сораулар буенча киңәшләштеләр. Камил хәзрәт Лаеш районында тагын бер мәчет корырга теләк белдергән инвесторлар барлыгын хәбәр итте. Район җитәкчесе бу хәбәргә уңай карашын белдерде. Кичке намазны укыганнан соң дин әһелләре ифтар мәҗлесенә юнәлделәр. Камил хәзрәт җыелган халыкка Ислам дине, Рамазан ае турында вәгазь сөйләде. Аннары Сакура мәхәлләсе халкы белән аралашты. 

Фоторепортаж: http://www.dumrt.ru/node/9321

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана