Питрәчтә вәгазьләр укылды

05 август 2013 ел 11:18

2 августта Питрәч үзәк мәчетендә мөфти урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Нияз хәзрәт Сабиров, дәгъват бүлеге хезмәткәре Тимергали хәзрәт Юлдашев Рамазан ае фәзыйләтләре, Кадер кичәсе һәм динебез кыйммәтләре турында вәгазьләр укыдылар. Чарада район имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Кучкаров һәм башка имамнар да катнашты. Бу көнне мәчет халык белән тулы иде. Вәгазьләр дә, РИУ каршындагы  Коръән-хафизлар үзәге студенты Сөенов Сәетдаутның нәшедләр башкаруы, Төркиядән килгән кунакның Коръән укуы да җыелган халык күңеленә хуш килде. Ахшам намазыннан соң чарада катнашучылар Питрәчнең икенче мәктәбе ашханәсендә оештырылган ифтарга юнәлделәр. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана