Әмәт бистәсе мәчете айлы булды

05 август 2013 ел 10:29

Үткән шимбәдә Казанның Әмәт бистәсендә төзелүче мәчеткә ай куелды. Ай кую уңаеннан уздырылган тантаналы чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республика баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Казан Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ирек Арсланов, кунаклар, бистәдә яшәүчеләр катнашты.

Ай кую тантанасы РИУ каршындагы   Коръән-хафизларны әзерләү үзәге җитәкчесе Ибраһим Сабировның Изге китапны укуы белән башланып китте. Коръән укылганнан соң мөфти Камил хәзрәт чыгыш ясады. Ул, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән Татарстан мәчетләр саны 1500гә кадәр җитүен әйтте һәм халыкны иман йортларын төзүдә теләктәш булырга, кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә  чакырды. Аннары, Аллаһыны зурлап, манарага ай куелды. Бу вакытта җыелган халыкның күзләренә яшь тулды.

Ай кую тантанасында Мансур хәзрәт мәчет төзелеше өчен җир бүлеп алу һәм бу эштә Казанның элеккеге мэры Камил Исхаковның зур ярдәм күрсәтүен искә төшерде. Мәчетнең беренче имамы, аны төзи башлауга зур тырышлык куйган Альберт Сәяхов та үткән елларны барлады һәм Казан җитәкчелеге төзелеш өчен уңайлы урынны бирүен әйтте. Әмәт бистәсе мәчете имамы Равил хәзрәт Бикбаев сөйләвенә караганда, төзелешне киләсе Рамазанга тәмамларга җыеналар. Әлеге өч катлы мәчет 2009 елда салына башлаган. Биредә берьюлы 300 кеше намаз укый алачак.

Айлы манарадан беренче азан тавышы яңгырагач дин әһелләре мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә мәчеттә өйлә намазы укыды. 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/9294

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана