Кайбычта ифтарларны уздырырга эшкуарлар да булыша

02 август 2013 ел 10:05

1  августта Кайбыч районы үзәк мәчетендә тәравих намазына йөрүчеләр өчен ифтар мәҗлесе оештырылды. Әлеге мәҗлестә 40тан артык кеше катнашты. Ифтардан соң Рамазан аена Төркиядән килгән Коръән хафиз Исмәгыйл хуҗа Кадер кичәсенең фазыйләтләре турында вәгазъ сөйләде. Бу чараның иганәчеләре урман хуҗалыгы директоры Илгиз Хаффаз улына, Җәләлиев Равилга, шәхси эшкуарлар Гарәфетдинова Гөлиягә һәм Халитов Зөлфәткә изге теләкләр теләп догалар кылынды. Райондагы барлык мәхәлләләрдә дә агрофермалар, җирле үзидәрә хезмәткәрләре һәм шәхси эшкуарлар ярдәме белән шушындый ифтарлар оештырылып килә. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана