1 августта Кайбыч районы үзәк мәчетендә тәравих намазына йөрүчеләр өчен ифтар мәҗлесе оештырылды. Әлеге мәҗлестә 40тан артык кеше катнашты. Ифтардан соң Рамазан аена Төркиядән килгән Коръән хафиз Исмәгыйл хуҗа Кадер кичәсенең фазыйләтләре турында вәгазъ сөйләде. Бу чараның иганәчеләре урман хуҗалыгы директоры Илгиз Хаффаз улына, Җәләлиев Равилга, шәхси эшкуарлар Гарәфетдинова Гөлиягә һәм Халитов Зөлфәткә изге теләкләр теләп догалар кылынды. Райондагы барлык мәхәлләләрдә дә агрофермалар, җирле үзидәрә хезмәткәрләре һәм шәхси эшкуарлар ярдәме белән шушындый ифтарлар оештырылып килә.
Кайбычта ифтарларны уздырырга эшкуарлар да булыша
02 август 2013 ел 10:05

Соңгы яңалыклар

Татарстан Диния нәзарәте белгечләре быелгы Рамазанның үзенчәлекләре турында сөйләде
06 апрель 2021 ел 12:38

Нәзарәттә Татарстанда җитештерелгән хәләл коры ризык җыелмасы тәкъдим ителде
06 апрель 2021 ел 12:37
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы