2013 нче елның 17 нче августында Чистай шәһәрендә II Чистави укулары узачак. Ул “М.Камалов – XIX гасырның олуг рухый остазы” исеме астында үтәр дип көтелә. Мөхәммәтзакир Чистави – XIX гасырда Идел буе, Урал төбәге мөселманнары арасында нәкышбәнди тарикате буенча танылган дин әһеле буларак тарихыбызда зур урын тота. М.Камалов бик тә милли җанлы шәхес булган. Аның хезмәтләрен өйрәнү эше чит илләрдә дә дәвам итә.
Узган елны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә тырышлыгы белән татар шәехе Мөхәммәдзакир Камалов-Чистави (1804-1893) (тулы исеме Әл-Чистави Әбу Габдерахман Мөхәммәдзакир ибне Габделваһһаб Камалов) истәлегенә багышланган беренче укулар Чистай шәһәренең Нур мәчетендә уздырылган иде. Җыелыш материаллары җыентык булып та дөнья күрде.
Беренче укуларда катнашучылар танылган татар шәехенең яшәгән һәм хезмәт кылган җирендә мондый төр укуларны киләчәктә дә үткәрергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Быелгы чара тагын да колачлырак үтәр дип күздә тотыла. Фәнни-гамәли конференция эшендә Татарстан дин әһелләре – күпчелек район имам-мөхтәсибләре, төбәк казыйлары, дини уку йортлары (мәдрәсә) җитәкчеләре катнашачак. Узган елны бу чарада Татарстан галимнәре генә чыгыш ясаган булса, быел Россиянең башка төбәкләреннән дә галимнәрнең катнашуы көтелә (Мәскәү, Уфа, Дагыстан).
Мондый төр укулар үткәрүнең төп максаты – халкыбызның алтын мирасын кайтару һәм аны милләтебезгә юнәлтү, яшь буынга белем бирүдә файдалану.