Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов Алексеевск районында булды. Илдар хәзрәт наркоманнарны һәм эчкечеләрне тернәкләндерү үзәген ачар өчен урын карау максатыннан район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Чурин Николай белән очрашты. Әлеге үзәкне ТР МДН ачарга ниятли. Нәзарәт вәкилләре районның берничә авылында булдылар. Илдар хәзрәт билгеләп үтүенчә, үзәк өчен урын авыл җирлегеннән карала. Бу тернәкләнү тыныч шартларда, табигать кочагында үтсен һәм авыл хуҗалыгы эшләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге булсын өчен эшләнә.