Apple татарчага күчәрме?

31 июль 2013 ел 13:46

ТР Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Apple компаниясенең Россиядәге вәкиллеге җитәкчесе Питер Энгроб Нильсен һәм Google компаниясенең Россиядәге генераль директоры Юлия Соловьева исеменә IOS һәм Android операция системаларын татарчага тәрҗемә итүне сорап хат юллады. 
Хатта татарларның Россиядә сан ягыннан икенче урында торуы, татар теленең дөнья илләрендә яшәүче 200 миллионга якын төрки телле халык өчен аңлаешлы булуы ассызыклана. Шунда ук татар алфавитында, рус алфавитыннан аермалы буларак, берничә хәрефнең (ә,җ,ң,һ,ө,ү) булуы, шуңа күрә рус хәрефләре белән хәбәрләр язганда милләттәшләребезнең беркадәр кыенлык кичерүе искәртелә. Шуларны күздә тотып, Татарстан мөфтие әлеге операция системасын татарчага тәрҗемә итүләрен сорый. Аның фикеренчә, бу адым әлеге компанияләр продукциясенең Россия һәм дөнья илләрендә популярлашуына да өлеш кертәчәк.

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана