Мөфти чит илләрдә укучы татар яшьләре белән очрашты

29 июль 2013 ел 10:49

27 июльдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә чит илләрдә дини белем алучы татар студентлары белән сөйләшү уздырды.  Очрашуда мөфтинең беренче урынбасары һәм нәзарәтнең уку-укытуга бәйле эшләренә җаваплы Рөстәм хәзрәт Батыр катнашты,  30га якын шәкерт килгән иде.  Бъгенге көндә татар яшьләре   Мәккәдә, Мисырда, Төркиядә, Малайзиядә һәм башка илләрдә белем алалар.  Очрашу бик җылы узды, шәкертләр мөфтигә үзләре турында сөйләделәр, кызыксындырган, борчыган сорауларын бирделәр.

Камил хәзрәт аларга белем эстәүдә уңышлар теләде һәм нәзарәт алып барган эшчәнлек белән таныштырды. Шулай ук ул чит илләрдә белем алучыларның үзләре арасыннан әмирләре, ягъни аларның проблемаларына, сорауларына вакытында игътибар итүче һәм нәзарәт белән дә элемтәдә торучы кеше кирәклеге турындагы фикерен җиткерде.

Рөстәм хәзрәт белем алуның мөһимлеген ассызыклады. Гыйлем туплауның әһәмиятен аңлатып үтте һәм чит илләрдә укучы татар яшьләренә һәрвакыт элемтәдә торуларын теләде. 

Чара нәзарәт тарафыннан шәкертләр өчен әзерләнгән ифтар белән тәмамланды.

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/9200

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана