Төркиядән килгән Коръән-хафиз татар

25 июль 2013 ел 15:44

Республикага Рамазан аенда Төркиядән Коръән-хафизлар килде. Шуларның берсе – Кастамон шәһәрендә имамнар белемен күтәрү үзәге директоры булып эшләүче Мөхәммәд Озтүрк Әлмәт үзәк мәчетендә дини эшчәнлек алып барырга булыша. Танышкач, сөйләшкәч шунысы билгеле булды, Төркиядә  туган хәзрәт татар булып чыкты, дип хәбәр итә Әлмәт мөхтәсибәте. Хәзрәт татарча яхшы белә. Үзе әйтүенә караганда, Төркиядәге гаиләләрендә алар татарча гына сөйләшәләр икән. Аның бабалары  Лениногорск районының Сарабиккол авылында яшәгәннәр. 19 гасырда кысрыклауларга һәм авырлыкларга түзә алмыйча Төркиягә күченеп китәргә мәҗбүр булганнар.

22 июльдә Мөхәммәт хәзрәт Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Рәфыйк хәзрәт Миңнәхмәтов һәм мәчеткә йөрүчеләр белән бергә  Сарабиккол авылына бардылар.  Авыл зиратында, мәчетендә булдылар. Сарабикколның тарихы бик борынгы, моны зираттагы кабер ташларындагы язулар да раслый.

Әлбәттә, Мөхәммәт хәзрәт күңелендә  бабалары яшәгән җирләргә басып йөрү кабатналанмас тойгылар уятты. Татарстан, Әлмәт, авыл күңеленә хуш килде.  Ул республика мәчетләрендә тәртип булуын, күп гасырлар дәвамында Әбу Хәнифә мәзхәбе өйрәтүләре саклануына шатлануын белдерде. Туган иленең, Госман халифәте  тарихын яхшы белгән хәзрәт тәртип һәм тынычлыкны киләсе буыннарга тапшыруны бүгенге дин әһелләренең бурычы итеп күрә. Аллага шөкер, хәзерге вакытта тарихый- рухый мирасыбызны саклау өчен күп эшләр кылына, Рәфыйк хәзрәт Миңнәхмәтов җитәкчелегендә Әлмәт мөхтәсибәте районның бар мәчетләрендә тынычлык һәм мөселманнар, җирлектә халык тату яшәсен өчен зур тырышлык куя.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана