Камил хәзрәт Ливанда уздырылган конференциядә катнашты

23 июль 2013 ел 11:24

Июль башында Ливан башкаласы Бейрутта «Ислам толерантлыгы һәм тәкфир ( көферлектә гаепләү) фетнәләрен җиңеп чыгу” дигән темага конференция уздырылды. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә республика вәкилләре дә катнашты.  Ливанга мөфти белән бергә РИУ ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин, Голәмәләр советы рәисе урынбасары, РИУның халыкара эшләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Нургалиев та барды.  Конференцияне Якын көнчыгыш илләре Голәмәләр шурасы уздырды.

Камил хәзрәт чара кысаларында мөселманнар өммәтендә тәкфирнең зарары хакында чыгыш ясады һәм Якын Көнчыгыш илләре галимнәре, мөфтиләре белән очрашты.  Шулай ук хәзрәт Якын Көнчыгыш Голәмәләр шурасы җитәкчесе, Татарстанга берничә мәртәбә килгән  Тәүфыйк Рамазан әл-Бутый белән күреште.  

Камил хәзрәт җирле радио “ән-Нур”га, телеканалларга гарәп телендә интерьвю бирде.

Фоторепортаж:   http://www.dumrt.ru/node/9135

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана