Мөселманнар Вәлиулла хәзрәт рухына дога кылды

22 июль 2013 ел 14:12

20 июльдә, сәгать 12.00дә мөселман өммәте вәкилләре күренекле дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов каберенә таш урнаштырылу һәм танылган хәзрәтне искә алу уңаеннан “Әл-Мәрҗани” мәчете каршындагы “Мөселман зираты”на җыелды.

Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров һәм башка нәзарәт вәкилләре, мәрхүмнең якыннары, дуслары катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт Вәлиулла хәзрәтнең олуг бер шәхес һәм бай, киң кырлы эшчәнлек алып барган дин әһеле булуы хакында сөйләде. Хәзрәтнең мирасын саклау, аның эшчәнлеген өйрәнү мөһимлеген ассызыклады.  Аннары Камил хәзрәт зиратка җыелган мөселманнар белән бергә мәрхүм рухына багышлап дога кылды.  

Бу көнне зиратка Вәлиулла хәзрәтне искә алырга, дога укырга җыелганнарга нәзарәт тарафыннан әзерләп чыгарылган “Вәлиулла хәзрәт Якупов турында истәлекләр”   җыентыгы да таратылды.

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/9120

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана