Мөбәрәк бер зат иде...

19 июль 2013 ел 23:27

19 июльдә, Вәлиулла хәзрәт Якупов мәрхүм булган көндә бер төркем мөселманнар “Иман” мәркәзенә хәзрәтне искә алырга җыелдылар. Бу чарада  нәзарәт тарафыннан Вәлиулла хәзрәткә багышлап әзерләнгән җыентык тәкъдир ителде һәм ифтарга килүчеләргә өләшенде.

Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, “Иман” мәркәзе җитәкчесе Наил хәзрәт Гарипов, мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров,  җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиатуллина, мәрхүмнең җәмәгате, фикердәшләре, шәкертләре, журналистлар җыелды.

Мәҗлестә катнашучылар бер-бер артлы хатирәләреy барладылар һәм Вәлиулла хәзрәт хакында җылы сүзләрен җиткерделәр.

Камил хәзрәт Вәлиулла хәзрәт турында сөйләгәндә: “Ул мәгърифәтче, тарихчы, милли җанлы дин әһеле, мөбарәк бер зат иде. Ул туксанынчы еллардан башлап динебезгә хезмәт иткән шәхес. Хәзрәт меңләгән китаплар бастырды, татарларга иман нуры таратты. Вәлиулла хәзрәтнең шәкертләре бүгенге көндә Татарстанда, Россиянең күп төбәкләрендә хезмәт итәләр. Хәзрәт “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен, “Апанай” мәчетен торгызды, “Иман” нәшриятын, дистәләгән сайтлар, газетлар ачуда гаять зур тырышлык куйды. Үз сүзен һәрвакыт матбугатта курыкмыйча җиткерде. Динне генә түгел, әдәбиятны, тарихны, сәясәтне аңлап, тоеп яшәде. Вәлиулла хәзрәт турында истәлекләр, аның фикерләре бик күпләрнең хәтерендә саклана. Дин әһелләре, язучылар, галимнәр, яшьләр дә аны бары зурлап искә ала. Менә шушы истәлекләрне җыентык итеп тупладык. “Вәлиулла хәзрәт Якупов турында истәлекләр” китабын бастырдык. Китаптагы матур хатирәләр, хәзрәтне зурлаган язмалар хәзрәт рухына бер дога булып ирешсен”, - диде.

 Ректор Рәфыйк Мөхәммәтшин быел  РИУ магистратурасында Вәлиулла хәзрәт эшчәнлегенә багышланган диссертация яклануын хәбәр итте. “Бу беренче диссертация өммәтебезгә зур өлеш керткән  хәзрәт эшчәнлеген фәнни яктан өйрәнүгә беренче адым”, - диде.

Мансур хәзрәт Вәлиулла хәзрәт белән 1992 елдан бирле таныш булуы хакында әйтте. Җыентыкны әзерләүчеләргә рәхмәтен  җиткерде һәм алга таба да Вәлиулла хәзрәт эшчәнлеген дәвам итү, аңа багышлап китаплар чыгару, конференцияләр үткәрү кирәклегенә басым ясады.

Нияз хәзрәт исә Вәлиулла хәзрәт белән 7-8 сыйныфларда укыган чагында очрашкан. “Ул үзе чыгара торган  “Вера” газетасында минем  мәкаләләрне бастырды. 2009 елда мине Мансур хәзрәт белән таныштырды. Хәзрәт яшьләргә аеруча игътибарлы иде. Пәйгамбәребез (сгв) шундый бер сүзе бар: “Үз халкына хезмәт кылган кеше – шул халыкның дәрәҗәле кешесе”. Вәлиулла хәзрәт менә шундый шәхес. Ул беркайчан дөнья малына кызыкмады, урыны җәннәттә булсын”, - дип сөйләде Нияз хәзрәт.

Күп еллар дәвамында “Иман” мәркәзендә эшләүче , “Мөслимә” газетасы мөхәррире Әлмира апа Әдиатуллина да мәрхүмне бары җылы сүзләр белән искә төшерде. “Без бергәләп Казанны шаулаткан иман көннәрен уздырдык, Татарстан мөслимәләре оешмасын булдырдык, халкыбызга хезмәт иттек. Вәлиулла хәзрәтнең мирасын сакларга, эшләрен дәвам итәргә кирәк”, - диде ул.   

 “Вәлиулла хәзрәт Якупов турында истәлекләр (1963-2012)” дип аталган китапны басмага нәзарәтнең нәшрият бүлеге җитәкчесе Рәстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм “Дин вә мәгыйшәт” газетасы мөхәррире Нияз Сабирҗанов әзерләде. Алар Вәлиулла хәзрәт турында белүчеләр сәгатьләр буе сөйләргә әзер булуы һәм бу тәүге китап хатирәләрнең бер өлеше генә дип әйттеләр.

20 июльдә Казанның яңа мөселман зиратында мәрхүм каберенә таш кую, дога кылу ниятләнелгән. 4 сентябрьдә исә Вәлиулла хәзрәтнең туган көнендә аңар багышлап фәнни-гамәли конференция уздырылачак. 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/9117

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана