Илсур Метшин: “”Ярдәм” мәчетенең нигезе - нык, укыган догалар кабул булсын”

19 июль 2013 ел 16:57

Бүген Казанда күзләре күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен “Ярдәм” дип аталган мөселман укыту-тернәкләндерү үзәге ачылды.

Бүген Казанның күзләре күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен “Ярдәм” дип аталган мөселман укыту-тернәкләндерү үзәген ачу тантанасы изге Коръән сурәләрен укудан һәм күзләре күрмәүчеләрнең республика һәм башкала җитәкчелегенә рәхмәт укуыннан башланып китте. Әлеге үзәк Коләхмәтов һәм Серов урамнары киселешендә урнашкан.Үзәкне ачу тантанасында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, дини җәмәгатьчелек катнашты.

Әлеге үзәкнең җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов бирегә җыелучыларны күптән көтелгән шатлыклы вакыйга шаһитлары булуы белән котлады. “Мәскәү районында яңа мәчет ачыла. Халык моны күптән көтте. Алга таба “Ярдәм” мәчетендә эшне дәүләтебез белән бергәләшеп, бөтен халыкка үрнәк күрсәтеп, матур итеп алып барырга Аллаһ насыйп итсен”, - диде ул. Мөхәммәд с.г.в.нең “Кем мәчет төзесә, Аллаһы Тәгалә аңа мәчеттә өй булдырыр” дигән хәдисен искә төшереп, үзәкне төзүдә булышлыгы өчен барча кешеләргә һәм мэр Илсур Метшинга олы рәхмәтләрен җиткерде. Күрмәүчеләр өчен “Ярдәм” мәчетен хәзрәт могҗиза дип билгеләп үтте.

Россия һәм якын чит илләр җирлегендә бердәнбер саналган бу үзенчәлекле үзәк тулы бер комплексны тәшкил итә. Аңа мәчет, читтән килүчеләр өчен тулай торак, ашханә, компьютер бүлмәләре, китапханә, кечкенә генә булса да типография керә. Бүлмәләрдә инвалидлар өчен тиешле барлык шартлар булдырылган: пандуслар, төрле урыннардагы тотынгычлар, махсус йорт җиһазлары урнаштырылган.

Иң мөһиме – ул күзләре күрмәүче бик күп кешеләргә зур мөмкинлекләр тудыра. Биредә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр Луи Брайль системасы буенча укырга һәм язарга, компьютерда эшләргә, төрле һөнәрләргә, теге яки бу җирлектә җайлашырга өйрәнә алачак. Биредә социаль эшчәнлеккә дә, рухи яктан баюга да зур игътибар биреләчәк.

Әлеге үзәк төзелеше 2008 елда башланган иде. Биредә, Алла боерса, курсларда берьюлы алтмышка якын күзләре начар күрүче укый алачак, ә мәчетендә 300ләп кеше намазга баса алыр.

Билгеле булганча, соңгы биш елда сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр Казанның “Сөләйман” мәчете каршындагы үзәктә тернәкләнү узды. Биш ел эчендә 700ләп кеше курсларда укыды. Нәшриятында исә Л.Брайль системасы буенча меңләгән китап басылды. Бу эшләрнең барысы белән дә Мәликә ханым Гыйльметдинова җитәкчелек итте.

Алга таба инвалидлар өчен курслар “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды ярдәмендә үткәреләчәк. Фонд курска килүчеләрнең юл, яшәү урыны, туклану чыгымнарын каплый, китаплар белән тәэмин итә, бүләкләр тапшыра.

Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, “бүген бездә дүрт бәйрәм”. Беренчесе – Рамазан ае, икенчесе – җомга көне, өченчедән, дини үзәк ачыла, дүртенчедән, Казанда тагын бер мәчет ачылды. Ул үзәк ачылышына катнашы булган барча кешеләргә рәхмәтен белдереп, мөфтиятнең рәхмәт хатларын тапшырды. Илдар хәзрәт Баязитовка – чапан, Илсур Метшинга Коръәннең Казан басмасы бүләк ителде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: бүген тантанада “Ярдәм” үзәгендә белем алучылар, анда эшләүчеләрнең чыгышларына зур урын бирелде. Остаз Фәнис хәзрәт Миңгәрәев, “Сөләйман” мәчетендә үк Коръәнне Брайль язуы буенча укырга өйрәнгән Венера ханым да, Кавказдан һәм Дагыстаннан килеп белем алучылар да бар иде. Венера ханым “Ярдәм” үзәге өчен шәһәр башлыгыннан җир сорап алу, төзелеш башлану вакыйгаларын исенә төшерде. Ихластан, бер риясыз, кыяр-кыймас тавыш белән ул Илсур Метшинга рәхмәт укыды.

Шәһәр башлыгы үз чыгышын: “Әгузү билләһи миннәшшәйтанир раҗим! Бисмилләһир рахмәнир рахим!” - дип башлап җибәрде. “Кадерле дин кардәшләрем, хөрмәтле казанлылар, кадерле туганнар, Төньяк Кавказдан һәм башка республикалардан килүчеләр. Беренчедән, сезне чын күңелдән Рамазан ае белән тәбрик итәм. Рамазан ае мөбәрак булсын, тоткан уразаларны Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Бүген – бик шатлыклы, дулкынландыргыч, истәлекле вакыйга. Без җомга көнендә мәчетебезне ачарга җыелдык”, - диде мэр һәм әлеге үзәк төзелеше алдыннан булган вакыйгаларны искә төшерде. Казанда Универсиада уздыру хокукын яулап алу, дөньякүләм кризис башлану, Илдар хәзрәт Баязитовның яңа үзәк төзү өчен җир сорап килүе һ.б.

“Аннан соң без “Сөләйман” мәчетенә кунакка бардык., - дип дәвам ите ул сүзен. - Мин аннан бик гаҗәпләнеп чыктым, уйланып йөрдем. Мәчеттә тору өчен шартлар әйбәт булмаса да, анда һәр почмакта дога, Ходайның барлыгын тойдым. Ул чакта монда килгәч ниятем туды: “Ярабби, Ходаем, безгә Универсиада уздырырга ярдәм итсәң иде. Бергә мәчетебезне салдырыйк”. “Мәчетнең нигезе нык булсын, укыган догалар кабул булсын. Дин кардәшләребез һәрвакыт артсын. Күзләре начар күрүчеләр яки бөтенләй күрмәүчеләр кардәшләребезгә иң изге теләкләр телим. Ходай Тәгалә барыгызны саклап торсын. Һәрвакыт шундый матур көннәр булсын. Аллага шөкер, эшебезне Ходайның рәхмәте белән тормышка ашырдык. Хәерле сәгатьтә булсын”, - дип, теләкләр теләде мэр, барысына да рәхмәт белдереп.

Тантаналы ачылыштан соң Илсур Метшин “Ярдәм” үзәге белән танышып та чыкты. Өч катлы иркен бу бинаны “Сөләйман” мәчете белән чагыштырып та булмый. Бина җиренә җиткереп, сыйфатлы материаллар кулланып эшләнгән, инвалидларның мәнфәгатьләре исәпкә алынган. Тагын шунысы күзгә ташланды: мэр компьютер, эшкә өйрәтә торган, йоклый торган бүлмәләрне, медпунктны караганда бик игътибар белән мәсьәләнең асылына төшеренергә тырышты, инвалидлар белән аралашты, матди-техник базаны ныгыту өчен тагын ниләр кирәклеге турында сорашты. Анда бигрәк тә инвалидларның компьютерда эшләве, Брайль язуы белән машинкада басуы кызыксындырды. Мэр, үз чиратында, үзәк өчен кирәк булган җиһазларны чит илдән дә кайтарту мөмкинлеге барлыгын билгеләп үтте. Истанбулда мондый үзәкнең эшләп килүен искәртеп, Илсур Метшин алардагы тәҗрибәне өйрәнү зарурлыгын да белдерде. Гомумән алганда, шәһәр башлыгының әлеге үзәккә һәрьяклап булышырга әзер торуы күренә иде.

Бүген биредә беренче җомга намазы укылды, кичен беренче ифтар мәҗлесе дә уздырылачак. 

“Татар-информ”, Римма Гатина

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана