Мөфти Түбән Кама мөселманнары белән очрашты

19 июль 2013 ел 15:19

18 июльдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Түбән Камага эшлекле сәфәр кылды.  Иң башта мөфти Шәңгәлче авылында, аннары Түбән Каманың җәмигъ  мәчетендә булды. Биредә район имамнары җыелышы үткәрелде һәм шәһадәтнамәләр тапшырылды.  Камил хәзрәт имамнарны актив дини, иҗтимагый  эшчәнлек алып барырга, яшьләр белән эшләргә чакырды.

Район имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин Камил хәзрәткә  19 гасыр кулъязма китабын бүләк итте. Аннары мөфти аксакаллар сорауларына җавап бирде.

Шулай ук бу көнне нәзарәт вәкилләре, җирле дин әһелләре Төркиядән килгән кунак башкаруында Коръән аятьләрен тыңладылар, ифтар мәҗлесендә катнаштылар. 

Фотография: http://www.dumrt.ru/node/9101

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана