Вәлиулла хәзрәт Якуповка багышланган китап чыкты

18 июль 2013 ел 17:11

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хузур” нәшрияты бер ел элек фаҗигале төстә гомере өзелгән танылган татар дин әһеле Вәлиулла хәзрәт Якуповка багышланган “Вәлиулла хәзрәт Якупов турында истәлекләр (1963-2012)” дип аталган китап нәшер итте. Китапка хәзрәтнең хезмәттәшләре, шәкертләре, якыннары, фикердәшләре истәлекләре тупланган. Алар Вәлиулла хәзрәтне галим, тынгысыз җанлы җәмәгать эшлеклесе, күренекле дин әһеле буларак искә төшерәләр.  

Татарстанның баш казые, Җәлил хәзрәт Фазлыев истәлегеннән: “...Мин VII класста укыганда “Мең дә бер кичә”нең кайсыдыр бер кисәге килеп керде. Ул том минем динилегемне бик нык арттырган кебек булды. Герой кыен ситуациядә гел Аллаһы Тәгаләгә ялвара. Бервакыт, поездда барганда Вәлиулла хәзрәт: “Җәлил абый, беләсеңме, миңа мәктәптә укыганда “Мең дә бер кичә” китабын укырга туры килде, мин хәтта әкият геройлары кылган догаларны бер дәфтәргә язып алдым”, – ди. Мин шулхәтле гаҗәпләндем, Вәлиулла хәзрәт, безгә бер үк китап бер үк тәэсир ясаган икән, мин бу турыда кешегә әйтергә кыенсынып йөри идем.

В.Якупов – динебезне үстерүгә һәм Татарстан Диния нәзарәте эшчәнлеген алып баруга үзеннән зур өлеш керткән шәхес. Быел “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең 130 еллыгын Г.Камал театрында билгеләп үтелде. Аның эшчәнлеген Вәлиулла хәзрәт башлап җибәрде. Шул тулы залны күреп, хәзрәт ничек шатланыр иде! Мин аны юксынып утырдым. Тарих аның хезмәтләренә алга таба бәясен бирер. Әйткән сүзләребез аның рухына дога булып барып ирешсә иде. Әмин”.

Филология фәннәре кандидаты, Казан (Идел буе) федераль университеты доценты Азат Ахунов хәзрәт турында: “Мин аның галим һәм тикшерүче буларак эволюциясен күзәтеп бардым. В.Якупов үзенең актив иҗтимагый эшлеклелегенә карамастан, фән белән дә нык кызыксынды, ул тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә иреште. Ислам мәсьәләләре белән генә түгел, ә Татарстанның үткәне белән дә кызыксынуы аркасында, В.Якупов Татарстан тарих фәне һәм, гомумән, гуманитар фәннәр өчен күп эшләр эшләде”,-  дип яза.

Китапта дин әһелләренең, галимнәрнең, җәмәгать эшлеклеләренең күп сандагы истәлекләре белән бергә язучы, драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Әхәт Гаффарның 2012 нче елның 20 нче июлендә язган "Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб бәете" дә урын алган. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана