Вәлиулла хәзрәт рухына багышлап ифтар ашы уздырыла

18 июль 2013 ел 16:05

19 июльдә “Иман” ислам мәдәнияте үзәге һәм Казанның “Апанай” мәчете Вәлиулла хәзрәт Якупов рухына багышлап ифтар ашы уздыра.

Россиянең һәм Татарстанның танылган дин әһеле Вәлиулла хәзрәт Якуповның фаҗигале төстә арабыздан китүенә 19 июльдә бер ел тула. Ул мөселман өммәтендә тынычлык, тотрыклылык саклансын өчен зур тырышлык куйды. Аның дини, иҗтимагый эшчәнлеге ил җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде. Вәлиулла хәзрәт вафатыннан соң батырлык ордены белән бүләкләнде.  Киңкырлы хәзрәт эшчәнлеген дәвам итәргә тырышабыз, дип хәбәр итә “Иман” үзәге.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана