Ислам икътисадчысы булырга телисеңме?

16 июль 2013 ел 17:13

 Россия ислам институтына укырга керү өчен абитуриентлардан документлар кабул итәргә ике атнадан да кимрәк вакыт калып бара.      Хәзерге вакытта вузга дин тәгълиматы (“Теология” 033400), тел гыйлеме (“Лингвистика 035700), журналистика (“Журналистика”    031300) һәм икътисад ("Экономика" 080100) юнәлешләре буенча гаризалар бирергә мөмкин. Дарелфөнүнебез яшь булуына да    карамастан, үсешкә йөз тотучы уку йортларыннан санала, ул илебезнең ислам мәгарифе өлкәсендә лаеклы позицияләр били.

Институттагы икътисадый юнәлеш – Россия мәгарифе өчен уникаль күренеш, ул илебезнең күп кенә югары уку йортлары әзерләгән кебек гади икътисадчылар гына әзерләп калмый, ә исламча идарә итү тәгълиматы һәм икътисады принципларын яхшы белүче, югары әзерлеккә ия белгечләр дә чыгара. Илебез һәм республикабызның Якын Көнчыгыш илләре белән партнёрлык бәйләнешләре арту һәм ислам бизнес-секторының кискен үсүе нәтиҗәсендә, ислам икътисады буенча белгечләр җитмәү проблемасы киләчәктә алдыбызга килеп басачак, мондый белгечләргә ихтыяҗ гел туып торачак. Бүгенге көн белән генә чикләнмичә, киләчәкне дә игътибар үзәгендә тотып эшләүче Россия ислам институты динамик үсештәге бу өлкәне кадрлар белән тәэмин итүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә.

Булачак ислам икътисадчылары алдында нинди перспективалар барлыкка килә соң? Бу сорауга җавап бирү өчен, укыту программаларына һәм андагы студент вә остазларның көндәлек тормышына күз салу да җитә. Без сезгә шундый мөмкинлек булдырдык.

Бар икътисадчылар өчен дә мәҗбүри булган дисциплиналардан тыш, вузның әлеге бүлек студентлары түбәндәге предметларны да өйрәнә:

1. Ислам икътисад моделенең концептуаль нигезләре.

2. Ислам бизнес-этикасы.

3. Ислам дөньясы илләре икътисады.

4. Исламда коммерция хокукы.

5. Ислам банкингы.

6. Исламда иминиятләү.

7. Ислам финанс базарлары һәм финанс инструментлары.

8. Ислам илләрендә дәүләтнең икътисадый мөнәсәбәтләрне алып баруы.

9. Ислам финанс учреждениеләре эшчәнлекләрен җайга салу.

10. Ислам финанс учреждениеләрендә корпоратив идарә итү.

11. Россия мөселман халыкларында кәсәбәчелек тарихы.

12. Халыкара хәләл-индустрия базары һәм аны җайга салу.

Кафедраның ислам икътисады дисциплиналары буенча дәресләр бары тик шул кафедра укытучылары чыгарган дәреслекләр буенча гына алып барылуы турында да әйтеп узарга кирәк.

Бакалавр дәрәҗәсенә ия кадрлар әзерләү белән бергә, даими рәвештә актуаль темаларга “түгәрәк өстәл”ләр дә үткәрелә (аларның темасы һәрчак ислам икътисады белән бәйле). Ислам икътисады белгечләре, ислам дөньясы икътисадчылары белән дә даими рәвештә очрашулар оештырыла.

Үткән уку елында, әйтик, берничә тапкыр түбәндәге актуаль темаларга багышлап, менә мондый чаралар уздырылды:

·             Бизнес һәм җәмгыять йогынтысы үзенчәлекләре.

·             Аерым бер ислам илләренең икътисадына һәм аларның үсеш перспективаларына анализ.

·             Ислам туризмы.

·             Россиядә вәкыфлар системасы үсеше.

·             Хаҗ, хәләл-индустрия һ. б. оештыру системасы үсеше.

Кафедра укытучылары башкалабызда ислам икътисады буенча үткәрелгән бар конференция һәм семинарларны (KAZANSUMMIT, KAZANHALAL һ. б.) оештыруда һәм аларның эше барышында, шулай ук илебезнең башка шәһәрләре (Мәскәү, Әстерхан, Пермь һ. б.) ислам икътисады тематикасы буенча оештыра торган конференция һәм семинарларның күбесендә катнаша. Мөгаллимнәр студентларның ислам дөньясы илләре – мисал өчен, Мисыр, Индонезия, Малайзия, Төркия һ. б. белән танышырга һәм аларда белем алырга чыгуны оештыруда да булышлык күрсәтә.

Сез ислам икътисадчысы булырга телисезме? Үз мөмкинлегегезне кулдан ычкындырмагыз! Россия ислам институтында икътисад белгечлеге алучы студентлар алдында аерым эшмәкәрләр дә, Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчеләре дә (әйтик, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Радик Гафуров, Татар эшмәкәрләренә ярдәм итү буенча бөтендөнья ассоциациянең башкарма директоры Фәрит Уразаев һ. б.) даими рәвештә чыгыш ясый.

Дарелфөнүнебез шәкертләре билгеле бер рәвештә мөселман эшмәкәрләренә караган яки мөселман эшмәкәрләре җитәкчелек иткән предприятиеләрдә була, алар исә, үз чиратында, үзләренең уңышлы бизнес оештыру тәҗрибәләре белән һәрвакыт бик теләп уртаклаша. Мәсәлән, безнең белән бу өлкәдә Кощаково кирпеч заводы, «ИНВЭНТ” компанияләр төркеме, «Софра-кәбаб», «Альфа-тех» ҖЧҖ, «Кулон» ЯАҖ, «Нур-медиа» ҖЧҖ, «Амаль» финанс йорты, «Керамик» ЯАҖ һ. б. күп кенә предприятиеләр хезмәттәшлек итә.

Кафедра хезмәткәрләренең ислам дөньясы икътисадын анализлау буенча тәҗрибәсе шактый: Россия һәм чит илләр мөселман эшмәкәрләре белән күпсанлы бәйләнешләр тәртипкә салынган һәм бу мөмкинлекләр потенциаль генә түгел, ә бәлки уку-укыту процессына да актив рәвештә керешеп киткән.

Россия ислам институтының кабул итү комиссиясе түбәндәге адрес буенча эшли: Казан шәһәре, Газовая урамы, 19 нчы йорт, 208 нче бүлмә.

Элемтә өчен телефон: +7 (843) 251-01-55.

Фотода: 1) ислам дөньясы илләре икътисады буенча белгечләр, Төркия консулы белән үткәрелгән очрашу; 2) Ислам үсеш банкы президенты, доктор Мөхәммәт Гали белән очрашу; 3) Россия ислам институтында ислам икътисады һәм финансларына багышлап уздырылган өчькөнлек курсларда.

Ринат ГАББАСОВ

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана