Halalgid.ru - хәләл белешмәлек

12 июль 2013 ел 10:38

ТР МДН каршындагы «Хузур» нәшрият йорты яңа сайтны гамәлгә куйды: Halalgid.ru –Россиянең зур хәләл белешмәлеге. Әлеге сайттан Россия эре шәһәрләрендәге мәчетләр, мөселман кафелары, рестораннары, кибетләре һәм оешмалары турында мәгълүматлар табарга мөмкин. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен беренче биттә интерактив карта урнаштырылган. Шулай ук сайтта кибетләрнең, кафеларның эш вакыты да күрсәтелгән. Шуны да әйтергә кирәк, мөселман эшкуар шәхси компаниясе, кибете, кафесы турында мәгълүматны бирегә үзе дә өсти ала.

“Хузур” нәшрияты директоры Ришат Хәмидуллин сүзләренә караганда, нәшрият мөселман китапларын бастыру белән бергә, заманча мәгълүмат технологияләренә аерым игътибар юнәлтәчәк. Агымдагы елда мөселманнарның ихтыяҗын исәпкә алып тагын берничә махсус сайт булдыру каралган. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана