Сабада мөселман лагерына 90 га якын бала йөрде

09 июль 2013 ел 11:53

4 июльдә Байлар Сабасында мөселман лагерын ябу чарасы үткәрелде. Биредә балалар өч атна дәвамында ислам нигезләрен, гәрәп графикасын, шулай ук Коръән сүрәләрен яттан өйрәнделәр. Лагерьга Саба районының төрле авылларыннан  барлыгы 90га якын бала йөрде.

Лагерьны ябу тантанасы Коръән укудан башланды. Аннары имам-хатыйб Илдар хәзрәт Яхин барлык балаларны укулары тәмамлану белән котлады, уңышлар теләде. Шулай ук балаларга бүләкләр тапшырылды.

Әлеге чарада ТР МДНнең дәгъват бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев катнашты. Ул балаларны, җирлектәге дин әһелләрен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт исеменнән сәламләде. Тормыштагы максатлар турына вәгазь сөйләде.   

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана