Нурлатта балалар янында

21 июнь 2013 ел 10:51

19 июньдә ТР МДНнең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре Нурлат районындагы мөселман лагеренда булды. Лагерь урман эчендә, элеккеге пионер лагеры урынында урнашкан. Биредә Нурлат районының төрле авылларыннан 40 бала ял итә.

Дәгъват бүлеге хезмәткәрләре балаларга Коръән могҗизалары, ислам кыйммәтләре, үрнәк сыйфатлар турында сөйләделәр. Моннан тыш мөнәҗәтче Ильяс Халиков һәм РИИ студенты Ходҗазот Мөстәкыйм мөнәҗәтләр, нәшитләр башкардылар.

Чара ахырында мөфти урынбасары, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров һәм бүлек хезмәткәре Тимергали хәзрә Юлдашев балалар өчен махсус викторина үткәрделәр.  Алар Мөхәммәт Пәйгамбәргә (сгв), Ислам нигезләренә кагылышлы сораулар бирделәр. Җиңүчеләргә нәзарәт исеменнән бүләкләр тапшырылды. Чарада катнашкан Нурлат районы имам-мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов Казаннан килеп, балалар белән очрашкан хәзрәтләргә рәхмәтләрен җиткерде.

Шуны да әйтергә кирәк, нәзарәтнең дәгъват бүлеге хезмәткәре Руслан хәзрәт Фәрхетдинов бирегә балалар белән шөгыльләнер өчен җибәрелгән иде. Лагерь 30 июньдә тәмамлана.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана