Мөселман яшьләре фестивале кайтавазы

20 июнь 2013 ел 12:25

Югары Ослан авылы җәмигъ мәчетендә күптән түгел уздырылган Мөселман яшьләре фестивалендә катнашучылар белән очрашу оештырылды. Фестивальдә катнашучылар үзләренең тәэсирлэре, чара турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. “Фестиваль үзенә күрә бер иҗади мәктәп булды. Анда һәр яшь кеше үзен кызыксындырган сорауларга җавап тапты. Фестивальнең программасы бай иде, ул исламга кагылышлы күп төрле сораулар турында сөйләшү булды”, – диде әлеге фестивальдә катнашучыларның берсе - Ислам Таҗиев. Аның сүзләренчә, фестивальнең төп максаты – мөселман яшьләрен берләштерү һәм оештыручылар шуның өчен тырыштылар да.

Билгеле булганча, фестиваль кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Батыр, Нияз хәзрәт Сабиров һәм башка дин әһелләре катнашында җылы очрашулар үткәрелде. Нәзарәт вәкилләре тарафыннан дини-рухи мирасыбызны барлаган, пропагандалаган чаралар оештырылды. Татарстан дин әһелләре, белгечләре белән очрашулар  Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган яшьләр күңелендә якты хатирәләр калдырды.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана