Кама Тамагы һәм Лаешта дин әһелләре очрашты

19 июнь 2013 ел 13:13

Лаеш һәм Кама Тамагы районнары имамнары шәһадәтнамәле булдылар. Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, казый Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин 15 июньдә Лаеш, 19 июньдә Кама Тамагы дин әһелләре белән очраштылар һәм имамлык вазыйфасын раслаучы шәһадәтнамәләрне тапшырдылар. Лаеш имам-мөхтәсибе итеп Рәфкать хәзрәт Гатауллин, Кама  Тамагы районы имам-мөхтәсибе итеп Галимулла хәзрәт Яруллин билгеләнде.

Бүгенге көндә Кама Тамагында 20 мәхәллә эшләп килә. Шәһадәтнамә барлыгы 20 имамга бирелде. Лаешта да егермеләп дин әһеленә тапшырылды. Моннан тыш Рөстәм хәзрәт аларга мөфтинең сәламләрен җиткереп, нәзарәт исеменнән Коръән тәфсирләрен һәм нәзарәтнең күкрәк билгеләрен бүләк итте,

Кама Тамагы имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт имамнар алдында чыгыш ясап, тырышып эшләргә чакырды. “Иңгә-иң куеп, динебезне алга җибәрүгә, ислам кыйммәтләрен таратуга үз өлешебезне кертик”,, - диде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана