Татарстан мөфтие Лениногорск районында

12 июнь 2013 ел 15:24

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, урынбасар Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Лениногорск районына эшлекле сәфәр кылды. Камил хәзрәт эшлекле сәфәре кысаларында район хакимияте башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очрашты. Очрашуда сүз рухи-әхлакый кыйммәтләр турында барды.

Әлеге очрашудан соң мөфти районның үзәк мәчете “Ихлас”та имамнар җыелышы үткәрде. Биредә ул һәр имамга шәһадәтнамәләр тапшырды. 4 елга барлыгы 28 дин әһеленә имамлык вазыйфалары турындагы шәһадәтнамә бирелде. Шулай ук район имам-мөхтәсибе итеп, Исмәгыйл хәзрәт Сингатуллин расланды.

Имамнар җыелышында Камил хәзрәт муллаларны актив дини, иҗтимагый эшчәнлек алып барырга, рухи байлыгыбызны торгызырга чакырды. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана