Универсиадага "хәләл" стандартлары буенча белгечләр әзерлиләр

12 июнь 2013 ел 10:41

Россия ислам университеты ТР МДНнең «Хәләл” стандартлар комитеты һәм “Тест Татарстан” республика сертификация методик үзәге белән берлектә Универсиадага хезмәткәрләр әзерли. 2013 елның 10 июненнән “Бәхетле”неңПавлюхина урамында урнашкан  укыту үзәгендә “Хәләл системасы: теория һәм тәҗрибә” дип аталган курслар башланды. Курсларда “Бәхетле” һәм  «Фуд Сервис Универсиада» оешмалары технологлары үзләренең белемнәрен күтәрәләр.

“Исламда тыелган ризыклар” дигән темага беренче дәресне РИУның ислам хокукы мөгаллиме Илмир Хисамов үткәрде. Шулай ук РИУ укытучысы Рөстәм Нургалиев, “Хәләл” комитеты рәисе урынбасары Ирек Җиһаншин хәләл сөт-май, кондитер ризыклары һәм тавык ите продуктлары әзерләүгә кагылышлы лекцияләре булды. Технологларга хәләл ит әзерләүгә кагылышлы фильмнар күрсәтелде.

Курслар тәмамланганда тыңлаучылар өчен махсус тест үткәреләчәк. Тест нәтиҗәләре буенча сертификатлар биреләчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана