Зәй районында 5 мәчет төзелә

11 июнь 2013 ел 15:36

11 июньдә Зәй районы мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы үткәрелде. Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин район дин әһелләренә имамлык вазыйфаларын раслаучы шәһадәтнамәләр тапшырды. Моннан тыш Зәй районы имам-мөхтәсибе  Сәгыйть хәзрәт  Камаловка имам-мөхтәсиб шәһадәтнамәсе бирелде.  

Бүгенге көндә Зәй районында 35 мәхәллә исәпләнә. Рөстәм хәзрәт барлык  авыл имамнарына дини эшчәнлек алып баруда уңышлар теләде, аларга мөфтинең теләк-ниятләрен җиткерде. 

Шулай ук Рөстәм хәзрәт район хакимияте вәкилләре, җирле дин әһелләре белән берлектә районда төзелеп килүче биш мәчеттә булдылар. Төзелеш эшләре белән таныштылар һәм Аллаһы Тәгаләдән динебез юлында кылынган гамәлләрнең бәрәкәтен, әҗер-савабын сорап догалар кылдылар.    

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана