Балтач имамнары шәһадәтнамәле булды

06 июнь 2013 ел 14:29

6 июньдә Балтач районы мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы үткәрелде. Чарада Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, җирлектәге  дин әһелләре, хакимият вәкилләре катнашты. Имам-мөхтәсибкә һәм авыл имамнарына дини вазыйфаларын раслаучы шәһадәтнамәләр тапшырылды.  Җәлил хәзрәт имамнарга шәһадәтнамәләрнең әһәмиятен аңлатып, берләшеп эшләргә, рамазан аен, мәчет яны лагерьларен күркәм итеп үткәрергә чакырды.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин шәһадәтнамәләрне тапшырыр алдыннан имамнарга мөфти Камил хәзрәт сәламен җиткерде.  Ул мөфтинең һәр мәчеттә китапханә туплау мөһимлеге турындагы теләген әйтеп,  Коръән китапларын өләште.  Шулай ук җәй көннәрендә балаларны мәчетләргә җәлеп итү  кирәклеген ассызыклады. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана