Бөгелмәдә балалар лагеры эшли башлады

03 июнь 2013 ел 10:34

3 июньдә Бөгелмә районы үзәк мәчетендә балалар өчен ике атналык җәйге лагерь эшли башлады. Беренче  сменага 50дән артык бала җыелган. Мәчеткә килгән балаларны әдәп- әхлакка өйрәтү, ислам нигезләре белән таныштыру, шулай ук җирлектәге кызыклы урыннарга экскурсияләргә йөртү каралган. Әйтик, узган ел лагерьга йөргән малайлар, кызларны аэродромга алып барганнар, хәтта самолет штурвалын тотып карарга мөмкинлек биргәннәр.

Балалар белән мөхтәсибәтнең яшьләр бүлеге, волонтерлар, җирлектәге дин әһелләре шөгыльләнә. Җәй дәвамында Бөгелмәдә лагерь өч смена эшләр дип көтелә. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана