3 июньдә Бөгелмә районы үзәк мәчетендә балалар өчен ике атналык җәйге лагерь эшли башлады. Беренче сменага 50дән артык бала җыелган. Мәчеткә килгән балаларны әдәп- әхлакка өйрәтү, ислам нигезләре белән таныштыру, шулай ук җирлектәге кызыклы урыннарга экскурсияләргә йөртү каралган. Әйтик, узган ел лагерьга йөргән малайлар, кызларны аэродромга алып барганнар, хәтта самолет штурвалын тотып карарга мөмкинлек биргәннәр.
Балалар белән мөхтәсибәтнең яшьләр бүлеге, волонтерлар, җирлектәге дин әһелләре шөгыльләнә. Җәй дәвамында Бөгелмәдә лагерь өч смена эшләр дип көтелә.