"Фәнис" мәдрәсәсе укырга чакыра

31 май 2013 ел 11:48

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Фәнис” мәдрәсәсе 2013-2014 уку елына яшь егетләрне һәм кызларны тулы һәм тулы булмаган урта белем белән шәригать факультетына укырга чакыра. Көндезге бүлектә уку вакыты 3 ел, ә читтән торып укуныкында – 4 ел. Мәдрәсәдә егетләр имам-хатыйб һәм мөгаллим (гарәп теле укытучысы), ә кызлар ислам дине нигезләре мөгаллимәсе белгечлеге ала. Урта махсус белем турында дәүләт дипломын да алу мөмкинлеге тудырылган: кызларга – повар-кондитер, ә егетләргә электросварщик, газосварщик, шулай ук тракторчы һәм “С” категориясенә ия машина йөртүче таныклыгы бирү каралган. Урта мәктәптә уку мөмкинлеге дә бар.

            Теләге булганнарга түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә:

423950 Татарстан, Ютазы районы, Урыссу посёлогы, Пушкин урамы, 24 нче йорт.

Телефон: +7 (85593) 2-69-07, 2-68-53.

Кесә телефоны: 89172658738, 89274782509.

Электрон почта адресы: maratmardanshin@rambler.ru.

Динебез үсеше юлында “Фәнис” мәдрәсәсе өчен матди (материаль) яисә башка бүтән төрле ярдәм күрсәтүегезне сорыйбыз. Аллаһы Тәгалә ике дөнья байлыгын да насыйп кылса иде.

Исәп-хисап ясау өчен реквизитлар (рәсми эш кәгазьләрендә мәҗбүри язылырга тиешле күрсәтмәләр):

МРО-УСПРО-Уруссинское медресе «Фанис» ЦРО – ДУМ РТ

ИНН 1642005149

КПП 164201001

Расчётный счёт 40703810503400002606 в ОАО «Ак Барс» Банк г. Казань

БИК 049205805

Корреспондентский счёт 30101810000000000805

 

“Фәнис” мәдрәсәсе – Татарстанның гүзәл табигатьле Ютазы районында урнашкан югары профессиональ уку йорты. Бүгенге көндә мәдрәсә мөселман дин әһелләрен һәм мөгаллимнәрен әзерли. Шуны да әйтергә кирәк, алар мөселман мәгарифе өлкәсендә һәм мәчетләрдә генә түгел,  башка өлкәләрдә дә эшли ала торган белгечләр булып  чыгалар. “Фәнис” мәдрәсәсе дәүләт лицензиясенә (уку-укыту эше алып бару өчен бирелгән рөхсәт язуына) ия. Сериясе – РО № № 003956, регистрация номеры – № 743 (2012 елның 11 ноябреннән). Хәзерге вакытта “Фәнис” мәдрәсәсе илебездә зур абруйга  ия мәдрәсәләрнең берсе булып санала, моңа укуны тәмамлаучыларга хезмәт базарында ихтыяҗ барлыгы дәлил булып тора.

 “Фәнис” мәдрәсәсендә хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен уку бүлекләре булдырылган. Алар аерым биналарда урнашкан: ул студентларның белем алуы һәм яшәве өчен кирәк булган уңайлы шартлар тудырылудан гыйбарәт. Иркен, зур класслар, китапханә,  ашханә, кер юу йорты, душ бүлмәләре, тренажёрлары булган спорт залы бар. Яшәү бүлмәләре 4-6 кешегә исәпләнгән. Уку-укыту эшен квалификацияле укытучылар алып бара.

Мәдрәсәнең төп максаты: мөселман мәгарифен күтәрү, яхшы, ихлас күңелле шәхесләр тәрбияләү, халыкның әдәп-әхлагын, гыйлемен арттыру. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана