29 майда «Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсе Югары Ослан районы мөхтәсибәте белән берлектә Идел елгасы янында уку елы тәмамлану уңаеннан табигать кочагында ял оештырдылар. Әлеге күркәм чарага 130 дан артык кеше җыелды. Алар арасында шәкертләр, мөгаллимнәр, мөхтәсибәт вәкилләре, Кувейттан килгән кунаклар бар иде.
Чара кысаларында төрле спорт уеннары үткәрелде, шулай ук Югары ослан мөхтәсибәте призларына ярышлар оештырылды.
Шәкертләр һәм мөгаллимнәр табигать кочагында ял итүне оештырган өчен проректор Зөлфәт хәзрәт Габдуллинга һәм бүләкләр өчен мөхтәсибәткә рәхмәтләрен белдерделәр.