ТР МДН мәдрәсә тәмамлаучыларны районнарга билгели башлады

29 май 2013 ел 16:07

29 майда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфтияттә Татарстан дини уку йортларын тәмамлаучылар белән очрашты. Чарада мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, урынбасарлар Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Нияз хәзрәт Сабиров, шулай ук мәдрәсә җитәкчеләре катнашты.

Бүген очрашуда катнашкан мәдрәсә тәмамлаучылар республиканың төрле авылларына имам итеп билгеләнде. Шулай ук Камил хәзрәт аларның һәрберсенә дини эшчәнлек алып баруда уңышлар теләп 180 мең сумлык сертификатлар тапшырды.

Авылларга билгеләнгән яшь имамнар:

1.     “Мөхәммәдия” шәкерте – Йосыпов Ринат  (Лаеш районы, Хәерби авылына)

2.     Әлмәт мәдрәсәсе шәкерте – Мәкъсүтов Ирек (Бөгелмә районы, Сугышлы авылына)

Таҗетдинов Илнур (Актаныш районы, Әнәк авылына)

Таҗетдинов Ришат ( Лениногорск районы, Түбән Шөгер авылына)

Кәримов Фәннүр ( Яҗа Чишмә районы, Тубылгы Тау авылына)

3.     Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсе шәкерте –Зиннәтов Мансур (Алабуга районына)

Садыйков Рәмзил (Чаллы шәһәре, “Туфан” мәчетенә)

4.     “Фәнис” мәчете шәкерте – Дәүләткәров Фирзәр (Азнакай районы, Вахитов авылына). 

ТР МДН алга таба да дин өлкәсендә эшләргә теләк белдергән яшь белгечләргә ярдәм күрсәтәчәк.  

 

ФОТОРЕПОРТАЖ: http://dumrt.ru/node/8585

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана