Балаларга үгет-нәсихәтләрен җиткерделәр

29 май 2013 ел 09:23

28 майда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре Тимергали хәзрәт Юлдашев, Руслан хәзрәт Фәрхетдинов Казанның  Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортында биредә тәрбияләнүче балалар белән очрашу уздырдылар . Чарада дин әһелләре балаларга үгет-нәсыйхәтләрен җиткерделәр, алар белән җылы әңгәмә кордылар, сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук балалар йортына  нәзарәт бүләкләрен тапшырдылар.

Татарстан мөфтие урынбасары һәм дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров хәбәр итүенә караганда, ятим балалар белән очрашулар һәр дүшәмбедә уздырылачак. Шул рәвешле хәзрәтләр балаларга  Ислам дине кыйммәтләрен җиткерергә, алар күңелендә рухи бер терәк булдырырга телиләр. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана