2013 елга «ДУМ РТ ХАДЖ» ТӘКЪДИМЕ

28 май 2013 ел 13:31

Тәкъдим хаҗ сәфәрен кулай (оптималь) бәядән киң катлам халык өчен уңай итеп үткәрүне, хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуны максат итеп куйды. Хаҗ программасы РФ Хөкүмәтендәге Хаҗ Киңәшмәсе таләпләренә туры килә, ул җентекләп эшләнгән һәм үзенең ышанычлылыгы белән аерылып тора.

Әлеге хаҗ тәкъдиме башкаларга да үрнәк – ул үз эченә барлык үтәлергә тиешле хезмәтләрне дә ала.

Тәкъдимгә түбәндәгеләр керә:

1)      Казаннан – Җиддәгә (Согуд Гарәбстанының көнбатыш өлешендәге шәһәр), Мәдинәдән Казанга турыдан-туры рейслар; шулай ук Мәскәүдән, Уфадан, Оренбургтан, Түбән Камадан да турыдан-туры очып китү каралган;

2)      Казаннан очу вакыты (якынча) – 2013 елның 1-8 октябрь көннәрендә; Казанга кире әйләнеп кайту (якынча) – 2013 елның 19 октябреннән шул ук елның 10 ноябренә кадәр;

3)      сәфәр озынлыгы – 19-25 көн;

4)      Мәккәдәге кунакханә  Әл-Хәрәм  мәчетеннән 3,5 километр ераклыкта урнашкан; Әл-Хәрәм мәчете – дөньядагы иң зур һәм иң төп гыйбадәтханәләрнең берсе.

5)      Кунакханә  4-8 кешелек бүлмәләрдән гыйбарәт. Хаҗәтханә белән юыну  урыны кунакханә бүлмәләренең үзендә яки янында; барча уңайлыклар Согуд Гарәбстанының Хаҗ Вәзирлеге таләпләре кысаларында башкарыла;

6)      көненә ике тапкыр ашату; чәй белән каһвәне (кофены) тәүлек дәвамында куллану мөмкинлеге;

7)      Мәдинәдә яшәү вакыты – 3 көн. Мәдинә – Согуд Гарәбстанының көнбатыш өлеше – Хиҗаз өлешендә урнашкан шәһәр;

8)      медицина иминиятләштерүе һәм тәүлек әйләнәсендә табиб (врач) ярдәмен күрсәтү;

9)      Согуд Гарәбстанында бер урыннан икенче урынга (Мина-Гарәфәт-Мөздәлифә, Мәккә-Мәдинә) хәрәкәт итү өчен автобус белән тәэмин ителү;

10)   Зәм-зәмнән (Мәккәи-Мөкәррәмәдә Кәгъбә янындагы изге кое) 5 литр су алып кайту;

11)  хаҗ сәфәрендә кирәкле әйберләр белән тәэмин итү (китаплар, ике сумка, намазлык);

12)  һәр төркемдә – имам-җитәкче булу;

13)  корбан чалу йоласын башкару;

14)  ир-атларга ихрам киеме (хаҗилар өстендәге ике ак тукыма);

15)  җирле SIM-карталар (мобиль элемтәдә абонентка куллану өчен туры килгән модуль);

16)  хаҗиларны фоторәсемгә һәм видеоязмага төшерү.

“ДУМ РТ Хадж” белән түбәндәге телефоннар аша элемтәгә керергә мөмкин: +7 (843) 524-92-10, +7 (843) 240-53-98, +7 (843) 200-93-11.

Адресыбыз: 420021 Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 3 нче йорт.

Интернеттагы сайт: www.dumrt-haj.ru.

Электрон почта адресы: 5249210@gmail.com.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана