Хәләлне кем җитештерә?

28 май 2013 ел 12:57

27 майда РИУда “Россиядә “Хәләл” индустриясе үсешенә кагылышлы мөһим сораулар” дип аталган түгәрәк өстәл уздырылда. Түгәрәк өстәлне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты үткәрде. Чарага Мәскәү, Кувейт, Татарстан, Башкортстан вәкилләре чакырылган иде.

Сөйләшүдә РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, “Хәләл” комитеты җитәкчесе Марат Низамов, Кувейт Ислам хокуклары энциклопедиясе баш белгече Әхмәт хаҗи әл-Курди, Россия мөфтиләр шурасының “Хәләл” халыкара үзәге директоры Айдар Газизов (Мәскәү), әлеге оешма эксперты Бусахи Хишам (Мәскәү), Башкортстан Диния нәзарәте “Хәләл” комитеты рәисе Тимур Шәнгәрәев, “Тест-Татарстан”ның экспертиза һәм аккредитация үзәге директоры  Любовь Артамонова һәм башкалар катнашты.

Белгечләр “хәләл” маркалы товарларны контрольдә тоту, шулай ук Россия Мөфтиләр шурасының халыкара “Хәләл” үзәге белән ТР МДНнең “Хәләл” комитеты арасында хезмәттәшлек итү юллары турында сөйләштеләр.  

Сөйләшүдә катнашучылар бер урында хәләл һәм хәләл булмаган товарны берьюлы җитештерү мөмкин түгел дигән нәтиҗәгә килделәр. Аерым җиһазлар, биналар, мөселман хезмәткәрләр кирәклеге ассызыкланды. Моннан тыш “хәләл” һәм “мәселманча” дигән терминнарны берләштерергә чакырдылар. Чөнки җитештерүчеләр еш кына “мөселман” сүзен кулланып, сатып алучыларны алдау юлына басалар. Белгечләр “Мөселманча” дип язу өчен дә товарның “Хәләл” комитеты аша үтүе, хәләлме, юкмы икәнлеге тикшерелүе кирәк дип саныйлар.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана