Дин һәм дөньяви гыйлемнәрне бергә үзләштерәләр

28 май 2013 ел 10:26

Чаллының 29 татар гимназиясенең “Мирас” мөселман сыйныфларында белем алучы укучылар уку елын “Сабак туе” бәйрәме белән тәмамлыйлар. Быел ул 27 майда узды.

Шуны да әйтергә кирәк, мөселман сыйныфлары оешуга быел 10 ел тулды. Ә “Сабак бәйрәме” алтынчы ел үткәрелде. Бу көнне мөселман сыйныфларында белем алучы 160 бала һәм аларның әти-әниләре иртәннән “Нур-Ихлас” мәчетенең ишек алдына җыелдылар. Бәйрәм тантаналы линейкадан башланды. Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, 29 мәктәп-гимназия директоры Нәркиз Винер улы Кашапов, “Мирас” мәктәбе директоры Римма Мөхәррәм кызы Исхакова балаларны уку елын уңышлы тәмамлаулары белән котлады. Россиякүләм бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясаган укучыларга сертификатлар, уку алдынгыларына мактау грамоталары тапшырылды. Мәктәп тормышында актив катнашкан сыйныфлар да грамоталарга лаек булды. Ә балаларын тәрбияләүдә зур уңышларга ирешкән ата-аналар мөхтәсибәтнең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, дип хәбәр итә Чаллы мөхтәсибәте.

Аннары балалар сабан туе элементларын чагылдырган төрле уеннарда катнаштылар, бүләкләр алдылар. Яшел чирәм өстендә алар өчен аш табыны да әзерләнде. Укучылар һәм ата-аналар пылау белән сыйландылар. Чаралар өйлә намазына кадәр төгәлләнде. Аннары балалар күмәк төстә намазга басты.

“Мирас” мәктәбе директоры Римма ханым мөселман сыйныфлары оештырылуга мөхтәсибәткә бик тә рәхмәтле. “Укучыларыбызның 68 % уку елын 4 һәм 5 билгеләренә генә тәмамлады. Алар 29 гимназиянең “Мирас” сыйныфлары булып укыйлар. Бик тырышлар. Диннәрен дә калдырмыйлар, дөньяви белемнәрне үзләштерүгә дә күп көч куялар. Укучыларыбызның өлгереше гимназия укучыларына тиешле нормалардан югарырак, әлхәмделилләһ. Бу дин белән дөнья эшен бергә алып баруның уңышлы булуын күрсәтүче бер мисал. Бөтенрәсәй бәйгеләрендә катнашып урыннар алабыз.Әти-әниләре дә бик тырыша, бөтен чараларда да катнашалар, булышалар. Бик тә рәхмәтлебез мөхтәсибәткә. Ул безгә һәр эштә кулыннан килгән ярдәмне күрсәтә”, - диде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана