Кайгынәмә

27 май 2013 ел 15:48

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Кукмара районы Чишмәбаш авылы имамы  Миңнефаяз хәзрәт Марсетдиновның фаҗигале төстә мәрхүм булуы сәбәпле туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашам.

Хәзрәтнең республика мөселманнары тормышын яхшыртуга керткән өлеше зур. Дин әһеле буларак Миңнефаяз хәзрәт, мәхәлләсе өчен зур җаваплылык хисен тоеп, җиңел булмаган имамлык вазыйфасын намус белән башкарды.  Күпләр өчен рухи мөгаллим һәм остаз булды. Бу югалту Татарстан мөселманнары күңеленә тирән хәсрәт булып уелды.

Һәммәбезне Аллаһы Тәгалә яратты һәм һәрберебез аңар кайтачак. 

Камил хәзрәт Сәмигуллин,

ҮДО-ТР МДН рәисе, мөфти

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана