Казанда яңа мәчеткә ай куелды

27 май 2013 ел 12:33

26 майда Казанның Коләхмәтов һәм Серов урамнары киселешендә төзелүче яңа мәчет манарасына ай куелды. Биредә күзләре күрмәүче мөселманнар өчен Россиядәге бердән-бер уку-тернәкләндерү үзәге аякка басып килә. Манарага ай кую чарасында Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Казан имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Казан Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ирек Арсланов һәм башка кунаклар катнашты.

Коръән укудан башланган күркәм чарада Илдар хәзрәт әлеге үзәкне төзү турындагы карарны 2008 елда Казан мэры Илсур Метшин кабул итүе һәм шул ук елны аңар нигез салынуы турында сөйләде. Шулай ук ул агымдагы елның җәендә, төгәлрәк әйткәндә, июль аенда мәчетнең һәм күрмәүчеләр өчен уку-тернәкләндерү үзәгенең рәсми төстә ачылачагын әйтте. Мәчет “Ярдәм” дип аталачак.

Мансур хәзрәт төзелеп килүче мәчеткә бик мөһим иҗтимагый роль тапшырылуын ассызыклады. Бүгенге көндә Казанда 60тан артык мәчет эшләве һәм тагын берничәсе төзелүе турында сөйләде. Ул Казан мэрына халыкның рухи кыйммәтләрен кайтаруда булышканы өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Чыгышлардан соң манарага ай куелды. Манараның биеклеге 40 метрга җитә. Айны куйганда күңелле вакыйга шаһитлары булган халык Аллаһы Тәгаләне зурлап тәкъбир әйттеләр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана