Казанда фән эшлеклеләре, дин әһелләре, хакимият вәкилләре дин турында сөйләштеләр

27 май 2013 ел 12:09

23 майда "ТИСБИ" идарә университетында "Бүгенге җәмгыятьтә дин: толерантлыктан экстремизмга кадәр” дип аталган түгәрәк өстәл үткәрелде. Әлеге чараны РФ Эчке эшләр министрлыгының иҗтимагый советы һәм ТИСБИ үткәрде, дип хәбәр итә уку йорты матбугат хезмәте. Түгәрәк өстәлдә Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ульяннан килгән төрле оешма вәкилләре, дин әһелләре катнашты.   

Чарада Татарстан мөфтие Нияз хәзрәт Сабиров яшьләр арасында идеологик эш алып бару турында сөйләде. “Традицион ислам кыйммәтләрен аңлатучы, районнарга барып вәгазьләр сөйләүче, лекцияләр үткәрүче дәгъват бүлеге булдырылды. Шулай ук дини-рухи мирасны өйрәнү мөһим, бу уңайдан шактый тәрҗемәләр ясалды”, - диде ул. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана