Болгар җыены үткәрелде

25 май 2013 ел 19:22

Бүген йөзләгән дин әһелләре, кунаклар катнашында “Изге Болгар җыены” үткәрелде. Җыенны ачу тантанасында чарага килгән халыкны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти  Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе  Равил хәзрәт Гайнетдин сәламләде.

Камил хәзрәт үзенең чыгышында: «Мөхәммәт Пәйгамбәр (сгв) сәхабәләрен Болгар иленә җибәргәндә өч әйбер –чалма, кара савыты,таянырга таяк бирә. Аллага шөкер, бүген безнең башларыбызда чалмаларыбыз бар, кара савытыннан башланган бай рухи мирасыбыз-гыйлемебез дә бар, таянырга исә тырыш җитәкчеләребез, кадерле туган җиребез бар. Республиканың дини-милли яктан үсешендә җитәкчеләребезнең хезмәте бары хөрмәт һәм соклану хисе уята», - диде һәм Болгарны торгызуга зур тырышлык куйган республика җитәкчелегенә һәм башкаларга Татарстан мөселманнарының рәхмәтләрен җиткерде.

Тантаналы ачылышка кадәр Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти  Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе  Равил хәзрәт Гайнетдин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Президент Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очраштылар. Әлеге очрашу вакытында Камил хәзрәт Сәмигуллин Болгардагы яңа мәдрәсә базасында РИУ аспирантларын укытуны, традицион исламны пропагандалу өчен Шәригать ислам академиясен оештырырга тәкъдим итте. Татарстан Президенты әлеге фикерне хуплады һәм бу хакта уйланырга кирәклеген әйтте. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана