Россиянең төрле төбәк дин әһелләре татар халкы үсешен кайгырта

24 май 2013 ел 13:28

23-25 май көннәрендә дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” IV җыены үткәрелә.  24 майда Татарстан Фәннәр академиясендә форумның Пленар утырышы үткәрелде. Пленар утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти  Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе  Равил хәзрәт Гайнетдин, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, ТР Дәүләт советы депутаты Разил Вәлиев, Фәрит Мифтахов һәм башкалар катнашты. Россиянең төрле төбәкләреннән 700 гә якын дин әһеле җыелды. Утырышны РИУ ректоры  Рәфыйк Мөхәммәтшин алып барды. 

Утырыш Коръән укудан башланып китте. Дин әһелләрен Президент Рөстәм Миңнеханов сәламләде. “Без бүген татар халкының дини-милли үсеше турында фикер алышырга җыелдык. Уртак тырышлык белән генә мәдәниятебезне, телебезне саклый алабыз”, - диде ул һәм халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы дин әһелләренә рәхмәт белдерде. Моннан тыш форумда дин әһелләре тикшергән  “Ислам һәм татар дөньясы: концептуаль үсеш нигезләре” дип аталган конценциянең татар халкы өчен әһәмиятле документ булуын ассызыклады.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт үз чыгышында тарихыбызга, мирасыбызга һәм бердәмлеккә игътибар юнәлтте. Әһәмиятле сорауларда  бабаларыбыз тәҗрибәсенә, тарихи мираска таянырга чакырды.  “Безнең кулда зур нәсихәт бар. Ул - рухи мирас. Хәзерге татар кешесе кулына тотып та карамаган бик күп татар китаплары чит ил китапханәләрендә саклана. Әгәр рухи мирасны китапханәләрдән - китап кибетләренә, интернетка һәм шәкертләр өстәленә яңадан чыгарабыз икән, чит илләрдән Татарстанга укырга килә башлаячаклар. Китап ул - бер нәселнең икенче нәселгә калдырган мирасы. Шуның өчен дә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Хузур” дип аталган нәшрият йортын булдырырга карар кылды. Ул татар мирасын нәшер итү белән шөгыльләнәчәк”, - диде ул.

Чыгышын  “Коръәндә иман белән бергә гамәл зикер ителә, шуны онытмыйк.  Бабаларыбыз төгәл әйткән: “Камил бул - башкаларны да камил итәрсең. Үрнәк гамәл кыл – үзеңне дә, башкаларны  да  кадерле итәрсең. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен өммәтебез, республикабыз, илебез өчен бергәләп күркәм гамәлләр кылыйк, динебезгә хезмәт итик”,- дигән сүзләр белән тәмамлады.

Җомга намазын дин әһелләре "Кол Шәриф" мәчетендә укыды. 

 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/8516

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана