Камил хәзрәт Кувейт делегациясен кабул итте

23 май 2013 ел 15:33

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кувейт делегациясе вәкилләрен: профессор, шәригать фәннәре  докторы, Ислам хокукы Кувейт энциклопедиясе белгече Әхмәт хаҗи Әл-Курди, шәригать фәннәре  докторы, Кувейтның вәгазьчеләр әзерләү үзәге  мөгаллиме Мөхәммәд Абу Әл-Фәттах, доктор, ислам чакыру өлкәсе белгече, Әл-Вәсатыйя үзәгенең тренинг комитеты җитәкчесе Сәлим Әл-Баянунины  кабул итте.

Камил хәзрәт кунакларга Татарстандагы дини эшчәнлек, нәзарәт турында сөйләде. Кунаклар ТР МДНнең Россиядә Ислам динен үстерүдәге ролен югары бәяләделәр һәм җылы кабул иткән өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Очрашуда шулай ук Россия ислам белгече һәм җәмәгать эшлеклесе, “Әл-Вәсатыйя” Россия үзәге җитәкчесе Али Вечеслав Полосин да катнашты. 

Мөфти белән очрашудан соң кунаклар Милли китапханәдә борынгы гарәпчә кульязмаларны карадылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана