Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан котлавы

21 май 2013 ел 14:35

“Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен рәсми кабул итү көне белән котлыйм. 922 елда булган бу тарихи вакыйга татар этносы, бөтен Идел буе төбәге үсеше өчен социо-мәдәни һәм мәгърифәтчелек ягыннан зур әһәмияткә ия.

Ислам, дөньядагы башка диннәр кебек үк, тынычлык һәм гуманлылык, тәкъвалык һәм сабырлык, басынкылык һәм мәрхәмәтлелек идеяләрен алга сөрә. Безнең республика төрле дин тоткан кешеләр арасындагы дуслыгы һәм рухи чыганаклары төрле булган мәдәниятләрнең үзара бәйләнеше буенча уникаль тәҗрибәгә ия. Татарстан мөселман җәмгыяте күп төрле әһәмиятле социаль программаларны һәм хәйрия проектларын гамәлгә ашыруда катнаша, яшьләрне әхлакый яктан тәрбияләүдә актив роль уйный, төрле диннәр арасындагы татулыкка, гражданлык бердәмлеген һәм дуслыгын ныгытуга зур өлеш кертә. Күп ватандашларыбыз бүген гасырлардан килгән рухи традицияләргә мөрәҗәгать итә, ихлас күңелдән игелекле гамәлләр кылырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә омтыла. Татарстанлылар республикада тарихи ядкарьләребезне – мөселман һәм христиан дөньясының мәдәни мирас объектларын – Борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрен яңарту буенча барган зур күләмле эшләрдә актив катнаша.

Мәңгелек мәдәни кыйммәтләргә тугры калу һәм тарихи традицияләргә ихтирамлы мөнәсәбәт халкыбызның социаль бөтенлегенең нигезенә хезмәт итә, җәмгыятьне әхлакый яктан савыктыра. Бүген дәүләтнең, җәмгыятьнең һәм дини берләшмәләрнең эшләре төп уртак максатыбызга ирешүгә - тормышның кадерен арттыруга һәм рухи яктан баетуга юнәлдерелгән. Бу яктан караганда Ислам бик зур иҗади куәткә ия һәм ул тиешенчә файдаланылырга тиеш. Хакимият структуралары һәм мөселман дин әһелләренең уңышлы эшчәнлеге киләчәктә дә күпмилләтле дәүләтебездә бердәмлекне һәм татулыкны ныгытуга юнәлдереләчәк. Без төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы күпгасырлык дуслыкны эзлекле һәм даими рәвештә сакларга, дуслык һәм татулык традицияләрен яңа буыннарга тапшырырга тиеш.

Кадерле ватандашлар! Ислам диненең югары әхлакый идеаллары алга таба да Ватаныбызның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына халыкларыбызның рухи бердәмлегенә хезмәт итсен. Татарстан һәм Россия Федерациясенең бөтен халкына бәхет, сәламәтлек һәм аяз күк йөзе телим!” 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана