Кукмарада 1000нче шәкерткә шәһадәтнамә бирелде

20 май 2013 ел 14:02

19 майда Кукмара мәдрәсәсендә 14 нче чыгарылыш мәҗлесе булып узды. Тантанада районның имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин, мәдрәсә директоры Ришат Курамшин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге хезмәткәре Тимергали хәзрәт Юлдашев, шәкертләр, мөгаллимнәр һәм кунаклар катнашты. Чыгарылыш кичәсендә Тимергали хәзрәт Татарстан мөфтие исеменнән шәкертләрне уку елы тәмамлану белән котлады. Шулай ук чарада мәдрәсә эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде, вәгазьләр сөйләнелде һәм шәкертләргә шәһадәтнамәләр тапшырылды.

   Быел мәдрәсәнең урта-махсус юнәлешендә эшләүче кичке бүлеген  - 18, башлангыч бүлекне исә 75  –  барлыгы 93 кеше тәмамлады. Чыгарылыш тантанасының үзенчәлекле вакыйгасы  –  мәдрәсәне тәмамлаучы меңенче шәкертне билгеләп уздылар. Шундый  “түгәрәк” санлы шаһәдәтнамәгә Малмыж районыннан килеп белем алган Рафаил Кәлимуллин лаек булды. 14 ел эчендә исә Кукмара мәдрәсәсендә барлыгы 1091 кеше укып чыккан. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана