Теләчедә "Дәгъват кичәсе" үткәрелде

17 май 2013 ел 16:14

16 майда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге Теләче районы мәдәният йортында “Дәгъват кичәсе” үткәрде.  Чарада мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, дәгъват бүлеге хезмәткәрләре  Тимергали хәзрәт Юлдашев, Руслан хәзрәт Фәрхетдинов, район хакимияте вәкилләре, Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт, җирле халык катнашты. Кичәгә вәгазьләр тыңларга йөзгә якын кеше җыелган иде.

Нияз хәзрәт сүзләренә караганда, чара рәгаиб кичәсенә багышланган. “Тимергали хәзрәт рәҗәб ае фәзыйләтләре турында, Руслан хәзрәт мөселман кешесенә хас сыйфатлар хакында  сөйләде. Динебез кыйммәтләрен халыкка җиткерү бик мөһим гамәл. Модый төр чараларны алга таба башка районнарга барып та оештырачакбыз. Киләсе “Дәгъват кичәсе”н Кукмара районында үткәрергә җыенабыз”, - диде хәзрәт.

Чарага өлкәннәр генә түгел, балалар да җыелган. Алар өчен махсус викторина үткәрелгән һәм җиңүчеләргә нәзарәт бүләкләре тапшырылган. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана