Арчада яңа мәчеткә манара куелды

17 май 2013 ел 09:42

15 майда Арчаның Көнбатыш бистәсендә төзелеп килүче мәчеткә манара куелды. 2009 елда төзелә башлаган иман йорты  республикабыздагы иң биек манаралы мәчетләрнең берсе булачак. Яңа мәчетнең манарасы биеклеге 52 метрга җитә. Район җитәкчелеге, имамнар, җирле халык, кунаклар манара кую вакыйгасы шаһитлары булдылар.

Шулай ук бу көнне мөхтәсибәтнең чираттагы җыелышы да булды, дип хәбәр итә Арча районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев. “Яңа мәчетне җәй көне ачарга җыенабыз, Алла боерса. Ул райондагы 77 нче мәчет булачак. Бүгенге көндә 20ләп мәчет төзелеп килә.  Җәй көне шуларның 4-5е ачылыр дип көтәбез. Бүген җыелышта район имамнары белән яшьләрне РИУга укырга җибәрү, Болгар җыенына бару һәм җәйге лагерьларне оештыру турында сөйләштек”, - диде ул.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана